18 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Сәламәтлек өчен 100 киңәш» дигән сәламәтлек дәресе үтте.
Китапханәче балаларга кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыруы һәм шунлыктан дөрес тукланырга, чыныгырга, физкультура белән шөгыльләнергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде.
Дәрес дәвамында яшь китап сөючеләр сәламәт тормыш рәвеше белән бәйле әдәби әсәр һәм мультфильмнар геройлары турында викторина сорауларына җавап бирде, спорт һәм сәламәтлек турында табышмаклар чиште, физкультминут һәм уеннарда актив катнашты.
«Ашларыгыз тәмле булсын» уенында алып баручы файдалы һәм зарарлы продуктларны атаганда, балалар дустанә кул чапты һәм аяк типте. «Сәламәтлеккә китап белән» матур китап күргәзмәсе катнашучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте, «Балаларга гигиена турында», «Физкульт-ура!», «Спорт энциклопедиясе», «Сәламәтлекнең әкияти белешмәлеге» һәм башка сәламәтлек турында танып белү китаплары тәкъдим ителде.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|